ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Түбән Камада “Эшмәкәрлек фабрикасы” яңа курслар оештыра

18 сентябрь 2019, 09:15

Бушлай программаны "Минем бизнес" милли проекты кысаларында тормышка ашыралар.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада “Эшмәкәрлек фабрикасы” федераль проекты кысаларында узачак курсларга сайлап алу башланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бушлай программаны "Минем бизнес" милли проекты кысаларында тормышка ашыралар. Булачак эшкуарларның остазлары – бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр.

Курслар 10 атна дәвам итә. Әлеге курс сезгә кирәкме-юкмы икәнлеген аңлау өчен, тест узарга кирәк. Шуннан электрон почтагызга тест нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр җибәреләчәк.

Курслар турында мәгълүматны 8 927 042 01 16 номерына шалтыратып яки fpnizhnekamsk@bk.ru электрон почтасы аша белешергә була.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10