ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә яшәүче хатын-кызның велосипедын урлаган ир-атны тоткарлаганнар

17 сентябрь 2019, 23:14 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Әлмәттә яшәүче хатын-кызның велосипедын урлаган ир-атны тоткарлаганнар Әлеге ир-атка карата Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

(Әлмәт, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сакчылык экипажы хезмәткәрләре кыйммәтле велосипед урлаган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көндез Росгвардия хезмәткәрләренә Ленин урамындагы бер кафе янында велосипед урлаулары турында хәбәр килеп ирешә. Экипажларның берсе тиз арада вакыйга урынына килә.

Ачыкланганча, зыян күрүче хатын-кыз җәмәгать оешмасына "Forward" маркалы велосипедта килгән була. Шуннан соң ул транспорт чарасын махсус трос белән коймага беркетеп куя. Әмма бу җинаятьчене туктатмаган. Ул тросларны махсус эш коралы белән кисеп, урланган велосипедтка утырып китә. Китерелгән зыян суммасы 15 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Росгвардия хезмәткәрләренә җинаятьчене табарга якында урнашкан видеокүзәтү камералары булыша. Ул элек берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек ир булып чыга. Зыян күрүче шунда ук югалган велосипедын танып ала.

Әлеге ир-атка карата Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10