ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан электрон больничныйлар буенча Россия төбәкләре арасында лидер

17 сентябрь 2019, 20:04 , Фото: Владимир Васильев

Татарстан электрон больничныйлар буенча Россия төбәкләре арасында лидер
 Бер ел эчендә бирелгән электрон листлар саны төбәктә ике тапкыр арткан.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда рәсмиләштерелгән электрон хастаханә листлары саны бөтен ил буенча формалаштырылган документларның гомуми саныннан җиде процентын тәшкил итә. Төбәк бу күрсәткеч буенча лидер булып тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Павел Лоханов сөйләде.

«2018 елның декабреннән башлап Татарстан Россия Федерациясенең барлык 85 төбәге арасында бирелгән электрон листлар саны буенча ышанычлы рәвештә алда бара. Без беренче урында торабыз һәм хәзерге вакытта лидерлык позициясендә калуны дәвам итәбез. Республика территориясендә бирелгән электрон хастаханә листлары бөтен ил буенча гомуми санының җиде процентын тәшкил итә», — диде ул.

Бирелгән электрон листлар саны төбәктә арткан: 2018 елдагы 31,5 проценттан 2019 елда 71 процентка җиткән. Лоханов мәгълүматлары буенча, эшкә яраксызлыкның электрон листы кәгазь аналогка караганда күпкә уңайлырак, чөнки аны югалтырга яки бозарга мөмкин түгел.

«Икенчедән, хастаханә кәгазен тутырганда табиб хата ясаса да, поликлиникага яңадан йөгерергә һәм барлык имзаларны җыярга кирәк түгел. Табибка шалтырату да җитә, ул электрон хастаханә листына үзгәрешләр кертәчәк, ул онлайн режимында эш бирүчедә яңартылачак. Пациент турында мәгълүмат Социаль иминият фондының мәгълүмат базасында саклана, табибка аларны яңадан кертергә кирәк түгел. Моннан тыш, бланкларны исәпкә алу һәм саклауга чыгымнар кими.

Барлык мәгълүматлар мәгълүмат базасында сакланганга күрә, эш бирүчегә бу документка керү җиңелрәк һәм тизрәк», - диде спикер. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10