ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Бәйсез профсоюзлар федерациясе: Эш сәгатьләре кимергә тиеш, ә хезмәт хакы - юк

17 сентябрь 2019, 19:56

Бәйсез профсоюзлар федерациясендә дүрт көнлек эш атнасын кертү инициативасын шәрехләделәр.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе (ФНПР) хезмәткәрләрнең хезмәт хакын киметмичә, эш атнасын кыскарту инициативасын уңай бәяләде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе секретаре Александр Шершуков сөйләде.

«Башта сүз эш атнасын кыскарту турында барды. Россиядә ул көннәрдә генә түгел, ә эш сәгатьләрендә үлчәнә. Хәзер ул 40 сәгать дәвам итә. Безнең позициянең асылы - эш сәгатьләренең саны кимергә тиеш, ә хезмәт хакы кимергә тиеш түгел», - диде Шершуков.

Аның сүзләренчә, иң беренче чиратта, хезмәткәрләр дүрт көнлек эштә хезмәт хаклары кимер дип борчыла. «Кешеләрнең төп борчуы алардан хезмәт хакының бер өлешен алудан куркуга бәйле. Бу шикләр аклана. Бу очракта алай булмасын өчен барысын да эшләргә кирәк», — диде ул.

«Элек Россиядә 10-12 сәгать эшләгәннәр. 100 ел элек 8 сәгатьлек эш көне кертелгән - бу прогрессив адым иде, ул аларга вакытны гаилә белән үткәрергә, ял итәргә, үз теләгең белән вакытны сарыф итәргә мөмкинлек бирде.100 ел эчендә технологияләр алга китте, һәм бераз алга барырга мөмкин булыр иде», - диде Шершуков.

  • Дүрт көнлек эш атнасына күчү темасын июнь башында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кузгатты. Шуннан соң Россия Хезмәт министрлыгы Бәйсез профсоюзлар федерациясенә бу идеяне бәяләү максаты белән мөрәҗәгать итте. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10