ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итте

17 сентябрь 2019, 18:53 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итте Рус, татар һәм гарәп телләрендә дөнья күргән барлыгы 30 исемдәге басма тапшырылды.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәте Беларусь Республикасы Мөселман дини берләшмәсенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде. Әлеге башлангыч Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча ТР МДН һәм БР МДБ арасындагы хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырылды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минск Җәмигъ мәчете китапханәсе фондына ислам нигезләре һәм Беларусь өчен традицион саналган хәнәфи мәзхәбе, фикх, гакыйдә, ислам тарихы буенча тулы бер китаплар партиясе бүләк итеп җибәрелде.

Алар арасында – Коръәннең “Казан басмасы”, шулай ук мөфти Камил Сәмигуллинның “Ислам 75 дәрестә” (“Ислам в 75 уроках”), “Хәнәфи фикхына кереш” (“Введение в ханафитский фикх”), “Һәркем Коръән-хафиз була ала” (“Каждый может стать Коран-хафизом”), “Намазда Коръән укуга бәйле хаталар” (“Ошибки в намазе, связанные с чтением Куръана”) һәм башкалар. Рус, татар һәм гарәп телләрендә дөнья күргән барлыгы 30 исемдәге басма.

Беларусь Республикасы Мөселман дини берләшмәсендә билгеләп үтүләренчә, “ТР МДН Россия Федерациясендә төп Ислам үзәкләренең берсе булып тора, аның эшчәнлек дәрәҗәсе БДБ илләрендә генә түгел, ерак чит илләрдә дә киң танылу алды”.

Моннан тыш, дини берләшмә Татарстан мөфтияте һәм шәхсән Камил хәзрәт Сәмигуллинга “Нәзарәтнең Беларусь мөселманнары файдасына тапшырылган кыйммәтле басмалары өчен” рәхмәт белдерде: “Аллаһы Тәгаләдән тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуын һәм хезмәттәшлеккә яңа үрләр насыйп итүен сорыйбыз!”. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10