ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фермер мәктәбендә катнашучыларга Татарстанның уңышлы хуҗалыкларын күрсәтәләр

17 сентябрь 2019, 18:12 , Фото: архив

Фермер мәктәбендә катнашучыларга Татарстанның уңышлы хуҗалыкларын күрсәтәләр
 Сменада авыл җирендә теркәлгән һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң үз бизнесларын башларга теләгән 18-35 яшьлек кешеләр катнаша ала.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 20-22 сентябрьдә Татарстанда узачак Яшь фермер мәктәбендә катнашучыларга республиканың уңышлы хуҗалыкларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе матбугат секретаре Рания Сабирова сөйләде.

«Икенче көн тулысынча районнарга чыгуга багышланачак. Без Татарстанның грантларны гамәлгә ашыручы "Яшь фермер" конкурсында җиңгән уңышлы фермаларын күрсәтәчәкбез», - дип ачыклык кертте Рания Сабирова.

Моннан тыш, смена дәвамында Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты вәкилләре, агрономнар, умартачылар һәм башкалар белән очрашулар һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Сменада авыл җирендә теркәлгән 18-35 яшьлек кешеләр һәм университетны тәмамлаганнан соң үз бизнесларын башларга теләүчеләр катнаша ала. «Без, кешенең үз бизнесы булса, шәһәр пропискасы булганнарны да карыйбыз», — дип өстәде Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе матбугат секретаре.

Белем бирү программасыннан тыш, бизнес-проектлар конкурсы да узачак, анда җиңүче үз продукты бренды полиграфик хезмәтләре өчен 30 мең сумлык сертификат алачак.

«Без үз бизнесы булган кешеләрнең продукцияләрен караячакбыз. Типографиягә наклейкалар бастырырга, этикеткага, мәсәлән, казылык төргәгенә, 30 мең сум бирәбез», — диде Рания.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10