ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Краснодардан фура йөртүче Татарстандагы ремонтлана торган күпердә һәлак булган

17 сентябрь 2019, 17:28 , Фото: Госавтоинспекция РТ

Краснодардан фура йөртүче Татарстандагы ремонтлана торган күпердә һәлак булган
 Еракка йөрүче юл билгеләренә игътибар итмәгән, тимер койманы бәреп чыккан һәм фура чокыр өстендә асылынып калган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Краснодардан 52 яшьлек фура йөртүче, Татарстанда ремонтлана торган күпергә тизлек белән кереп китеп, һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Баулы районында Мәскәү - Чиләбе трассасының 1275нче чакрымында Краснодар краеннан «МАН» йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, юл билгеләре таләпләренә битараф калган һәм күпер ремонтланган урында тимер киртәне бәреп кергән. Йөк машинасы чокыр өстендә асылынып тора», - дип сөйләделәр агентлыкка республика ЮХИДИенда.

Зур йөк машинасын йөртүче 52 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән.

Төзекләндерү эшләре барган урында «Юл эшләре», «Керү тыела», «Киртәләрне сулдан әйләнеп чыгу» кебек кисәтүле юл билгеләре куелган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10