ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туймазы театры актерлары Татарстан һәм Төркиянең уртак кинофильмында төшә

17 сентябрь 2019, 16:49

«Сафа һәм Саҗидә» картинасы Мәхмүд Галәүнең «Мөхәҗирләр» популяр романы мотивлары буенча төшерелә.

(Казан,17 сентябрь, «Татар-информ»). Туймазы татар драма театры актерлары Татарстан һәм Төркиянең уртак кинофильмында төшә. Киноны Туймазы районының Төмәнәк авылында төшерәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Сафа һәм Саҗидә» картинасы Мәхмүд Галәүнең «Мөхәҗирләр» популяр романы мотивлары буенча төшерелә. Фильмда XVIII гасыр вакыйгалары сурәтләнә. Сюжет мәхәббәт һәм психологик драма турында сөйли. Рус-япон сугышы башланган чор күренә.

«Сафа һәм Саҗидә» фильмы - Татарстан белән Төркиянең уртак продукты. Фильмны эшләү Истанбулның «Төрки дөнья» кинофестивале һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелганнан соң мөмкин булды. Бу әлеге хезмәттәшлек кысаларында беренче зур проект.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10