ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Көзге Иртыш моңнары» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

17 сентябрь 2019, 15:33

Фестиваль-конкурс 2019 елның 1, 2, 3 ноябрь көннәрендә Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә уздырыла.

(Казан,17 сентябрь, «Татар-информ ). Татар сәнгатенең XX Халыкара «Көзге Иртыш моңнары» фестиваль-конкурсы гаризалар кабул итә. Гаризалар 2019 елның 17 октябренә кадәр кабул ителә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фестиваль-конкурсны Семей шәһәрендәге «Хак» Иртыш татар һәм башкорт берлеге ассоциациясе, Семейның Татар сәнгать мәктәбе, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе һәм Семей шәһәре хакимятләре, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты (Казан шәһәре), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (Казан шәһәре), Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге (Астана шәһәре) һәм Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы (Астана шәһәре) оештыра.

«Көзге Иртыш моңнары» фестиваль-конкурсы 2019 елның 1, 2, 3 ноябрь көннәрендә Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә уздырыла. Анда Казахстаннан, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән төрле милләт балалары 3 яшьтән алып һәм 84 яшькә кадәрге өлкәннәр катнаша ала.

Жюри җиңүчеләрне билгеләгәндә, беренче чиратта, башкару осталыгына һәм татар милли колоритына игътибар итәчәк.

Фестиваль-бәйгедә вокал жанры, инструменталь жанр, бию, сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать, кулинария номинацияләре бар. Конкурсантларның берничә номинациядә катнашуы рөхсәт ителә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10