ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы “Ярдәм” фонды эшчәнлеген югары бәяләде

17 сентябрь 2019, 15:29 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы “Ярдәм” фонды эшчәнлеген югары бәяләде Айрат Гыймадетдинов грантларга килгән гаризаларга игътибар зур булуын әйтте.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан Җәмәгать палатасы әгъзасы Айрат Гыймадетдинов “Ярдәм” фонды эшчәнлеген югары бәяләде. Бу хакта ул "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге чатырында "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" социаль проекты тәмамлануга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Ярдәм” фонды курсларын үтүчеләрнең сөйләмнәрен тыңлагач, тыныч кына калып булмый. Алар күңел түренә үтеп керә. Грантлар бирүне оештырган системаның бик яхшы эшләгәнен аңлыйсың. Грант рәвешендә бирелгән һәр сумның йөзе белән кире кайтуын күрәбез. Коръәндә язылганча, һәр чәчкән орлык бик зур уңыш китерде”, - диде Айрат Гыймадетдинов.

Айрат Гыймадетдинов киләчәктә дә фондка бу юнәлештә эшләргә теләген белдерде. “Читтән караганда гына җиңел кебек, моның артында бик зур хезмәт ята”, - диде ул.

“Тернәкләнү программасы бик дөрес төзелгән. Ул безнең сәламәтлекне яхшыртуга юнәлдерелгән. Аңа дин, сәнгать, мәдәни, физик эшчәнлек тә керә. Өйдә без проблемабыз белән дүрт стена арасында утырабыз. Җаныбыз тулы канлы тормыш тели, ә йөрәгебез андый мөмкинлегебез булмаганга авырта. Монда барысы да безнең өчен”, - диде Кузбасс шәһәреннән Гөлнур Скулдарнова.

  • 2018 елның 1 июнендә "Ярдәм" фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән проектлар бәйгесендә җиңгән. Проектның бюджеты - 22 480 716, 00 сум. Грант акчасына “Ярдәм” үзәгендә "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" курслары мастштаблары киңәйтелгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10