ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак

17 сентябрь 2019, 16:19 , Фото: архив

“Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак Программаны чыршы бәйрәмендә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар дәүләт “Әкият” курчак театры балалар өчен “Татарча дискотека” дигән программа тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев сөйләде.

“Безнең композитор Эльмир Низамов белән проектыбыз бар, ул – “Татарча дискотека”. Әлегә исемен төгәл белмим, уйлап бетерәсе булыр. Анда балалар өчен татарча җырлар һәм төрле хәрәкәтләрдән торган биюләр булыр дип көтелә. Бәйрәм театрның фойесында узачак. Бәлки, презентациясен чыршы бәйрәмендә уздырырбыз”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10