ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театрында спектакльләрне яшь режиссер Резедә Гарипова куячак

17 сентябрь 2019, 15:18 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Тинчурин театрында спектакльләрне яшь режиссер Резедә Гарипова куячак “Ул баш режиссер түгел, ә театр труппасында унынчы сентябрьдән спектакльләр һәм репетицияләр чыгара торган режиссер”, - ди ТР мәдәният министры.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә спектакльләр чыгару белән хәзерге режиссер Резедә Гарипова шөгыльләнә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

"Резедә Гарипова – Рәшит Заһидуллинның укучысы. Һәм ул бүген шулай ук режиссер статусында кала. Бу баш режиссер түгел, ә театр труппасында унынчы сентябрьдән спектакльләр һәм репетицияләр чыгара торган режиссер”, — диде ул.

Министр искәрткәнчә, 2015 елдан башлап Тинчурин театры сәхнәсендә унҗиде спектакль куелган, шуларның унбере элеккеге баш режиссер Рәшит Заһидуллин, биш спектакль – Резедә Гарипова тарафыннан сәхнәләштерелгән. “Резедә Гарипова баш режиссер статусына ия булмаячак”, - диде Ирада Әюпова.

  • Элегрәк Татарстан Мәдәният министрлыгының Тинчурин театрында баш режиссер вазифасын ике елга "туктатырга" ниятләве билгеле булды. Бу вакыт эчендә театр сәхнәсендә спектакльләрне чакырылган режиссерлар куяр дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10