ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Угра елгасында бәрелеш тәмамлануны бәйрәм итү закон проектын карау кичектерелде

17 сентябрь 2019, 14:24 , Фото: kremlin.ru

Угра елгасында бәрелеш тәмамлануны бәйрәм итү закон проектын карау кичектерелде Парламентарийлар иртәгә яңа бәйрәм датасын кертү турында фикер алышачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы Советы Россиянең истәлекле датасын 11 ноябрь — Угра елгасында (1480 ел) Бөек бәрелеш тәмамланган истәлекле көнне билгеләү турында закон проектын карауны кичектерде. Тиешле карар закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасы сайтында басылып чыкты. «Закон проектын карауны күчерергә», — диелә Совет карарында.

Утырышта РФ Дәүләт Думасының әлеге закон проектын иртәгә, 18 сентябрьдә, беренче укылышта караячагы билгеле булды.

Угра елгасындагы Бөек бәрелеш тәмамлану көнен истәлекле даталарның Россия календаренә кертү инициативасы белән Калуга өлкәсе хакимияте актив чыгыш ясый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына Калуга өлкәсенең 11 ноябрьдә Россиянең истәлекле датасын — Угра елгасындагы Бөек бәрелеш тәмамланган көнне (1480 ел) билгеләү турында закон чыгару инициативасы буенча тискәре җавап җибәрде. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да закон проектын бер тавыштан диярлек хупламады.

Казан Кремле фикеренчә, Россиядә истәлекле даталар күпмилләтле халыкны берләштерә торган булырга тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10