ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Марсель Сәлимҗанов истәлегенә яңа спектакль куелуы һәм премия тапшырылуы көтелә

17 сентябрь 2019, 14:16 , Фото: Рамиль Гали/архив

Марсель Сәлимҗанов истәлегенә яңа спектакль куелуы һәм премия тапшырылуы көтелә Күренекле татар режиссерына җиденче ноябрьдә быел 85 яшь тулган булыр иде.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов истәлегенә, ул туган көнне яңа спектакль куела һәм аның исемендәге премия дә тапшырылуы көтелә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләде.

“Традицион рәвештә без бу көнне яңа спектакль уйныйбыз һәм аны режиссерыбызга багышлыйбыз. Бу юлы режиссер Айдар Җәббаров Александр Володинның “Санаулы кичләр” (“Пять вечеров”) әсәрен куячак”, - диде ул.

Фәрит Бикчәнтәев быел өстәвенә әле Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия дә тапшырылачагын искәртте. “Ул ике елга бер өч җиңүчегә – театр сәнгате өлкәсендә эшләүчеләргә, шуңа өлеш кертүчеләргә бирелә”, - диде ул.

  • Премия махсус приз, диплом һәм акчалата бүләкне үз эченә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10