ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанның халык артисты Марс Сафиуллин вафат булган

17 сентябрь 2019, 14:06

Марс Сафиуллин - Россия халыкларының һәм дөнья халыкларының биюләрен башкаручы.

(Казань, 17 сентября, «Татар-информ»). Башкортстанның халык артисты, танылган биюче һәм хореограф Марс Сафиуллин 68 нче яшендә вафат булды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Марс Галим улы Сафиуллин 1952 елда Башкортстанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылында туган. Биюгә мәхәббәт аны Стәрлетамакка Башкорт республика мәдәният техникумына алып килә. Армиядән соң Бишбүләк район мәдәният йортында бию буенча сәнгать җитәкчесе булып эшли, район балаларын һәм яшьләрен биюгә өйрәтә. 1973 елда аны Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбленә чакыралар.

1991 елдан башлап Уфаның «Нур» татар театрының бию буенча репетиторы, 1995-98 елларда Башкорт филармониясе балет солисты, бер үк вакытта 1991-95 елларда Уфа сәнгать институты укытучысы була.

Марс Сафиуллин - Россия халыкларының һәм дөнья халыкларының биюләрен башкаручы. «Бүләк», «Гөлнәзирә», «Дуҫлыҡ», «Зарифа», «Һунарсы» биюләрен сәхнәгә куйган. Төрле елларда республиканың үзешчән бию коллективларын җитәкләгән. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10