ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Ярдәм” фондында Президент гранты курслар масштабын киңәйтергә мөмкинлек биргән

17 сентябрь 2019, 14:39 , Фото: Салават Камалетдинов

“Ярдәм” фондында Президент гранты курслар масштабын киңәйтергә мөмкинлек биргән “Ярдәм” фонды курсларында Россиянең 40тан артык төбәгеннән күрмәүче һәм начар күрүче кеше катнашкан.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Президент гранты "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" проектының масштабларын киңәйтергә ярдәм иткән. Бу хакта "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге чатырында "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" социаль проекты тәмамлануга багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

2018 елның 1 июнендә "Ярдәм" фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән проектлар бәйгесендә җиңгән. Проектның бюджеты - 22 480 716, 00 сум. Әлеге акчага “Ярдәм” үзәгендә "Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез" курслары мастшаблары киңәйтелгән. 12 миллион сумнан артыгын "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды үз чыганакларыннан финанслаган.

"Ярдәм" фондының белем бирү, тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова грант акчасының компьютер, программа белән тәэмин ителеш, брайль шрифтлы басмалар чыгару өчен принтерлар, курсларны үтүчеләр өчен медицина препаратлары, махсус велосипедлар, урын-җир кирәк яраклары, видеоаппаратура,тернәкләнүчеләрне ашатуга тотылуын әйтте.

Урамнарда күрмәүчеләр проблемасына игътибар итү өчен махсус баннерлар урнаштырганнар, 250 комплекттан артык Коръән китабы Луи Брайль шрифты белән әдәбият басмалары чыгарганнар. Татарстанның Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин “Ярдәм” үзәгенең уникаль булуын искәртте.

"Күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен курслар проект башланганчы ук оештырылган иде. Без бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз. Грант акчасына 5 курс 225 күрмәүче кеше өчен 5 курс үткәрдек. Курс үтәргә теләүчеләр бик күп булды”, - диде Мәликә Гыйльметдинова. Курсларны Россиянең 40 тан артык өлкәсеннән кеше үткән. “Ярдәм” фондына үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтен белдерде директор.

Бурятияның Улан-Удэ шәһәреннән килгән Зинаида Арименова “Ярдәм” фонды турында танышларыннан ишетеп белгән. "Мине монда бик җылы каршы алдылар. Ай буе көн саен мәдәни чараларга йөрдек, вакытыбыз да булмады. Табигатькә чыктык, кул эшләнмәләре эшләдек. Гарәп телен өйрәндек, спорт белән шөгыльләндек”, - дип рәхмәтләрен белдерде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10