ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Татар батырының исеме мәңгеләштерелде - "Ялкын"

17 сентябрь 2019, 09:37 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Татар батырының исеме мәңгеләштерелде - Ленинград өлкәсендә диңгез буенда Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан географик объектка Измаил Зәйдуллин исеме биреләчәк.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Ялкын", Илүзә Касыймова). Быел 26 июньдә Ленинград өлкәсенең закон чыгару җыелышында Татарстан Республикасының даими вәкиллеге тарафыннан тәкъдим ителгән карар хупланды. Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин исеме бирелде.

Россия Федерациясе Оборона министрлыгының навигация һәм океанография идарәсе, Татарстан Республикасының Вәкиллеге тәкъдим иткән әлеге карарарны урынлы дип атады.

Әлеге борын җирнең бөтенлеге чагыштырмача тотрыклы булган географик объект булып санала. Ул Ленинград өлкәсенең Кингисепск муниципаль районы Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан, дәүләт диңгез навигация карталарында күрсәтелгән һәм аның исеме озак вакытлар булмаган.

Быел 10 сентябрь көнне Усть-Лужский бистәсендәге туганнар каберлегендә 1944 елның 26 августында Нарва култыгында немец-фашист илбасарлары белән көрәштә һәлак булган, су асты көймәсе остасы Измаил Зәйдуллинга багышланган чара булды. Ул Измаил Зәйдуллинның фаҗигале үлеменә 75 ел тулуына багышланган иде. Биредә әлеге географик урынга исем бирелү турында игълан ителде.

Чараны Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының иҗтимагый оешмалары ассоциациясе оештырды, биредә Хәрби-Диңгез Флоты адмираллары һәм офицерлары, ветераннар катнашты. 

Өченче ранглы капитан Зәйдуллин Измаил Мотыйгулла улы җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе 1940 елның август һәм октябрь айларында тарихта беренче тапкыр Поляр түгәрәктән Владивостокка Төньяк диңгез юлы буйлап бара. Кызганычка каршы, сәяси сәбәпләр буенча, су асты көймәсе экипажының батырлыгы хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнми, ә бары тик махсус әдәбиятта гына яктыртыла.

1936 елда, «Щ-123» су асты көймәсе проекты өчен билгеләнгән норма 20 тәүлек булуга карамастан, Тын океан флотының өченче ранглы капитаны Зәйдуллин җитәкчелегендәге көймә экипажы 75 тәүлеклек дәвамында автономияле йөзүдә була. Күрсәткән батырлыклары өчен бөтен экипаж “Мактау билгесе” ордены, ә командир исә “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Измаил Зәйдулин Советлар Союзының гамәлдәге флотларында сугыша, Севастопольне, Керчь ярымутравын саклауда катнаша. Биредә аңа су асты көймәсендә хезмәт итәргә туры килми - ул катерларда була. 1944 елның маенда Измаил Зәйдуллин исә броняланган диңгез аучыларының 12нче дивизионы командиры итеп билгеләнә. Зәйдулин Выборг десант операциясендә катнашып, батырлык күрсәтә, моның өчен ул дәүләт бүләгенә лаек була.

1944 елның августында Нарва култыгының көнчыгыш ярында, Гакково бухтасында броньланган диңгез аучылары һәм торпеда катерларының базасы урнаштырыла. Гакковода база белән икенче ранглы капитан Зайдулин идарә итә. Алар Германиянең «Зеигель» миналы киртәләрен алып, тральщикларга каршылык күрсәтеп, гитлерчылар белән каты сугышлар алып бара. Шул ук елның 26 августында Зәйдулин Измайл Мотыйгулла улы диңгездә һәлак була.

Зәйдулин Измайл Мотыйгулла улы сугышта батырларча һәлак булганнан соң аңа «беренче ранглы капитан» исеме һәм беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.

Барлык диңгезчеләр истәлеген шулай ук мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Россия География җәмгыятендә Төньяк түгәрәктән Владивостокка ЭОН-10 составында «Щ-423» су асты көймәсе баргуа 75 ел тулуга багышланган утырыш була. Ул Арктика тикшеренүчесе Виктор Боярский рәислегендә уза. “Телеинвест” документаль фильмнар студиясе  ЭОН-10га багышланган “Махсус оныту экспедициясе” документаль фильмын чыгара.

И.Ю. Кравцов авторлыгында Измаил Зәйдуллинның “Легендар “Щукалар” китабы һәм Ш.А.Насыйровның "Диңгезче Измаил Зәйдулин – онытылып кайту” китабы басылып чыга. Әлеге акция исә Ватан сугышында үз гомерләрен кызганмаган барлык диңгезчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү эшенә зур этәргеч булып тора!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10