ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казандагы паркта Кәрим Тинчурин бюсты куелачак

17 сентябрь 2019, 07:24 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Казандагы паркта Кәрим Тинчурин бюсты куелачак “Сез Тинчуринның кайда җирләнгәнен белмисез, Тинчуринга китерәчәк чәчәкләрегезне минем кабергә китерегез”, - дип васыять иткән Заһидә Тинчурина.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Кәрим Тинчурин исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итәчәк һәм тиздән Тинчурин паркында Кәрим аганың бюсты куелачак. 15 сентябрьдә Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга театр артистлары чәчәкләр салган вакытта театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Кәрим Тинчурин бөек шәхес, ләкин тормыш үзенекен итә. Без аны һәрвакыт күңелләребездә йөртик һәм мирасын балаларга да тапшырып калдырыйк”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

“Тинчуринның тагын бер кабере бар, ул – Заһидә Тинчурина кабере. Үләр алдыннан ул васыять итеп әйтте:  “Сез Тинчуринның кайда җирләнгәнен белмисез, Тинчуринга китерәчәк чәчәкләрегезне минем кабергә китерегез”, - диде Татарстанның халык шагыйре Рабит Батулла.

Чара Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылудан башланып китте.

Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук әлеге чарада катнашты: “Кәрим Тинчурин татар халкының иң бөек шәхесләре белән беррәттән тора дип әйтсәк ялгыш булмас, чөнки без бүген татар тормышын, мәдәниятен театрдан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Татарны театрлы иткән шәхесләрнең берсе – Кәрим Тинчурин”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10