ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган

17 сентябрь 2019, 08:00 , Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган Татарстанда быел "Мәгариф" илкүләм проекты буенча 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләре оештырылды һәм күп профильле лицей ачылды.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Заман мәктәбе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирергә ярдәм итүче программа булдырылган.

Әлеге программа буенча республикада 17 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылган, шул исәптән технология, педагог-психолог, укытучы-дефектолог һәм укытучы-логопед кабинетлары җиһазландырылган, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү өчен җиһазлар сатып алынган.

Моннан тыш, “Заман мәктәбе” төбәк проекты буенча Татарстанда 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профильләр оештырылган, яңа 1 224 урынга исәпләнгән 186нчы күп профильле лицей кулланышка кертелгән.

Төбәк проектының максаты – гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа укыту методларын һәм белем бирү технологияләрен кертү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10