ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан прокуратурасы Аксубайда комплекслы тикшерү уздыра

17 сентябрь 2019, 07:17 , Фото: aksubayevo.ru/

Татарстан прокуратурасы Аксубайда комплекслы тикшерү уздыра Комплекслы тикшерү – планлы, тикшерүчеләр ниндидер хокук бозуларны ачыклау максатын куймыйлар, киресенчә эштә җитешсезлекләрне ачыкларга телиләр.

(Аксубай, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Бу атна дәвамында Аксубай прокуратурасы Татарстан прокуратурасының комплекслы тикшерүенә дучар булачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кичә Аксубай районына Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова коллегаларына эшче төркем белән килде. Визит район прокуратурасында район башлыгы Камил Гилманов, район прокуратурасының җитәкче составы, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге, контрольдә тотучы органнар һәм прокуратура күзәтүендәге ведомстволар катнашында район прокуратурасында эшлекле киңәшмәдән башланды.

"Республика прокуратурасы Аксубай прокуратурасы эшен уңай бәяли, монда тәҗрибәле белгечләр эшли. Коллектив эшенә дәгъва юк", – диде Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова.

Комплекслы тикшерү – планлы, тикшерүчеләр ниндидер хокук бозуларны ачыклау максатын куймыйлар, киресенчә эштә җитешсезлекләрне ачыкларга һәм киңәшләр бирергә телиләр. ТР прокуроры урынбасары канун үтәлеше буенча тикшерү прокуратураның үзенә дә, прокурор күзәтчелеге, башкарма комитет, полиция, суд приставлары хезмәтенә һәм башка органнарга да кагылачак, диде.

Юлия Наумова, тикшерүчеләр хезмәтләр һәм ведомстволарның төп эшенә комачауламаячак, ләкин киңәшмәдә катнашучылардан тикшерү өчен документларны тәкъдим итү үтенеченә оператив йогынты ясауларын һәм кагыйдә бозу очраклары ачыкланганда аларны бетерүне озакка сузмауларын үтенде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10