ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ир-атның экскаватор чүмечендә өскә күтәрелеп песи коткаруын видеога төшергәннәр

16 сентябрь 2019, 21:23 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Ир-атның экскаватор чүмечендә өскә күтәрелеп песи коткаруын видеога төшергәннәр Мәче биек багана башына менгән, әмма аннан мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмаган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Татарстанда ир-атның песине коткару өчен экскаватор чүмечендә өскә күтәрелүен видеога төшергән. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрларда мәченең биек багана башында торуы, аннан мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмавы күренә. Песине коткару өчен бер ир-ат экскаватор чүмечендә баскан килеш өскә күтәрелә. Аннан, багана башыннан песине алып, җиргә төшәләр.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар раслаганча, видео Татарстанның Мөслим районында төшерелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10