ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Буа районында яңа мәчет ачылды

16 сентябрь 2019, 19:23 , Фото: dumrt.ru

Буа районында яңа мәчет ачылды Мәчет 300 кешегә исәпләнгән.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә, Мөхәррәм аеның 16нчы көнендә, Буа районы Иске Суыксу авылында «Исламгали» мәчетен ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзенең сәламләү чыгышында имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов Иске Суыксуның Буа районында иң зур авыллардан саналуын, ә «Исламгали» мәчетенең әлеге авылдагы алтынчы Аллаһ йорты булуын билгеләп үтте. Корбан бәйрәмендә биредә беренче гает намазын уздырырга өлгергәннәр.

«Исламгали» мәчетен май аенда төзи башлаганнар һәм җәй эчендә эшләп тә чыкканар. Мәчетнең исемен авыл халкы киңәшләшеп сайлаган: алар мәчетне иганәче Илдар Гыймадиевның әтисе хөрмәтенә атаганнар. Гыйбадәт йорты бинасын төзүдә ярдәмне күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә күрсәткән.

Мәчетнең мәйданы 80 кв.м тәшкил итә. Ике катлы бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, тәһарәтханә, уку бүлмәләре урнашкан. Мәчет 300 кешегә исәпләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10