ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Баш казый Вәлиулла Якуповның “Мөхәммәдия”не эшләтеп җибәрүен югары бәяләде

16 сентябрь 2019, 18:21

Хәзрәт мәрхүм Вәлиулла Якуповның курыкмый торган, туры сүзле булуын искәртте.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен эшләтеп җибәрүдә актив катнашуын әйтте. Бу хакта ул мәдрәсәдә үткән VIII Якупов укулары фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, мәдрәсәне эшләтергә перспектива да булмаган. Вәлиулла шундый катлаулы чорда, тартып алган бинаның эшчәнлеген башлап кына җибәргән иде. Бүген гөрләп эшләгән бу мәдрәсә эшчәнлеге шулай башланып китте”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

“Әлбәттә, безнең галимнәребез бар, доктор яклаган кешеләр дә бар. Әмма бит ниндидер сорау бирсәң, җавабы кемгә ярар микән, кемгә ярамый микән дип ярты сәгать уйлап торасың. Аннан җавап бирәсең. Вәлиулла уйлап тормый иде. Туп-турысын, миңа нәрсә дип әйтерләр микән, мине сүгәрләр микән дип тормый иде”, - дип хәтирәләрен яңартты хәзрәт.

“Аны алыштырырдай кеше юк, гафу итәрсез. Ниндидер проблемалар чыкса, хәл итәрдәй кеше юк. Әзрәк ятим дә калдык. Вәлиулла хәзрәтнең китаплары калды, байлыгы да калмады, исем өчен дә йөрмәде. Ничә еллар мөфтиятне алып бардылар”, - диде Саба районы мөхтәсибе Айнур Әхмәтов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10