ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар көчле җил турында кисәтә

16 сентябрь 2019, 17:44

Көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген, 16 сентябрьдә, республикада көндез максималь һава температурасы +12..+17 градус. Шулай ук бу атнада салкын җилле һава торышы да сакланачак, вакыт-вакыт яңгырлар да явачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10