ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган

16 сентябрь 2019, 17:09 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казан-Оренбург трассасындагы транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм бала һәлак булган Җиңел машинадагы пассажир кызны күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казан – Оренбург трассасында «КАМАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ир - ат һәм бала үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

«Бүген көндез Казан – Оренбург трассасында Алексеевскига барып җитәрәк «Лада Калина» җиңел машинасы һәм керамзит блоклар төягән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелеште», – диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.

Авариядә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир ир бала алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Шулай ук «Лада»да булган кызны күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илтәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10