ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Президент аппараты вәкиле шәкертләрне Вәлиулла Якупов кебек булырга чакырды

16 сентябрь 2019, 15:56 , Фото: Михаил Захаров, dumrt.ru

Президент аппараты вәкиле шәкертләрне Вәлиулла Якупов кебек булырга чакырды Рәмис Хисмәтуллин әйтүенчә, республикага Вәлиулла Якупов кебек ислам белгечләре җитми.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстан Президенты ярдәмчесе һәм ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләрен Вәлиулла Якупов кебек профессонал булырга чакырды.

“Яшермим, хәзер Республика Вәлиулла хәзрәт кебек кешеләргә мохтаҗ. Нәкъ тә менә ислам буенча экспертлар кирәк. Хөрмәтле шәкертләр, сезгә шундый теләк, Вәлиулла хәзрәт хезмәтләрен өйрәнсәгез иде. Вәлиулла хәзрәт кебек үк ислам мәсьәләләрендә профессионаллар булсагыз иде. Вәлиулла хәзрәт турында якты хатирәләр. Аллаһ үз рәхмәтеннән калдырмасын”, - диде Рәмис Хисмәтуллин.

Аның әйтүенчә, Вәлиулла хәзрәт ихтыярлы, принципиаль кеше булган. “Грант ярдәме, белем бирү мәсьәләләре аның карамагында булды. Ислам буенча эксперт, профессионал булганга Вәлиулла хәзрәт авторитет иде. Вәлиулла Якупов традицион булмаган агымнарга каршы көрәште. Шул сораулар буенча аңа бик еш мөрәҗәгать итә идек”, - диде Президент аппараты вәкиле.

Рәмис Хисмәтуллин мөрәҗәгатен "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә үткәрелгән VIII Якупов укулары фәнни-гамәли конференциясендә җиткерде. Укуларда дин әһелләре, Вәлиулла Якуповның шәкертләре, Россиянең төрле өлкәләреннән мөфтиләр, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10