ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Вәлиев кубогына Бөтенроссия бадминтон ярышларында җиңүчеләр билгеле

16 сентябрь 2019, 15:00 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Вәлиев кубогына Бөтенроссия бадминтон ярышларында җиңүчеләр билгеле Казан, Алексеевск, Саба, Мөслим, Түбән Кама, Аксубай, Кайбыч, Тәтеш һәм Чистай районнары вәкилләре җиңү яулады.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). 11-15 сентябрьдә Казанда Яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында Ф.Г. Вәлиев кубогына Бөтенроссия бадминтон ярышларында Татарстан вәкилләре 13 алтын, 14 көмеш һәм 20 бронза медаль яулады. Бу турыда ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика өчен бүләкләрне Казан, Алексеевск, Саба, Мөслим, Түбән Кама, Аксубай, Кайбыч, Тәтеш һәм Чистай районнары вәкилләре китерде. Өлкәннәр арасында ярышларда Татарстан Республикасы спортчылары 2 алтын, 5 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь крае, Мәскәү, Орел, Воронеж, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск, Ленинград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан килгән 300 дән артык катнашучы яшүсмерләр ярышларында җиңү өчен көч сынашты. Уеннар дүрт яшь төркемендә (13, 15, 17, 19 яшькә кадәр) ялгыз, парлы һәм катнаш парлы разрядларда узды.

Катнаш парлы разрядта Александр Василькин һәм Анастасия Редькина җиңде. Турнирның көмеш медальләрен ир – атлар арасында ялгыз разрядта Александр Василькин, Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова – катнаш парлы разрядта, Ольга Иващенко һәм Анастасия Редькина – хатын-кызлар арасында парлы разрядта яулады.

Хатын – кызлар арасында ялгыз разрядта Анастасия Редькина һәм Кристина Липовская – бронза, Тимур Вәлиуллин һәм Таймаз Гәрәев – ир-атлар арасында парлы разрядта, Әмир Хәмидуллин һәм Мария Малыгина катнаш парлы разрядта. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10