ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Спорт

Казанда казначыларның бөтенроссия киңәшмәсе ачылды

16 сентябрь 2019, 13:21 , Фото: Егор Никитин

Казанда казначыларның бөтенроссия киңәшмәсе ачылды "Без мондый вакыйгаларны үткәрүдә тәҗрибә тупладык һәм быелгы киңәшмә шулай ук иң югары дәрәҗәдә узачагына ышанабыз", — диде Алексей Песошин.

(Казан, 16 сентябрь, Татар-информ», Егор Никитин). Казанда Федераль казначылык территориаль органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе башланды. Бөтен илдән килгән казначылык бүлекчәләре җитәкчеләре ведомствода эчке контроль һәм аудитның яңа форматы турында фикер алышачак. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Быелгы киңәшмә үзенчәлекле булып чыкты. Чараның эшлекле көн тәртибе белән бергә Казанда аның спорт өлеше — спартакиадасы старт алды. Анда катнашу өчен республика башкаласына илнең һәр территориаль казначылыгы идарәсеннән (Ерак Көнчыгыштан алып Үзәк федераль округка кадәр) спорт командалары килде.

Спорт мәйданчыгында аларны Алексей Песошин сәламләде. Ул киңәшмәдә катнашучыларга мондый киң күләмле чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан зур чаралар үткәрергә күнеккән — әле күптән түгел генә биредә WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Без мондый вакыйгаларны үткәрүдә тәҗрибә тупладык һәм быелгы киңәшмә шулай ук иң югары дәрәҗәдә узачагына ышанабыз», — диде Алексей Песошин һәм катнашучыларга уңышлы, нәтиҗәле эш теләде.

Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Михайлик быелгы спартакиада ведомство коллективын берләштерәчәк һәм аның эш нәтиҗәлелеген арттырачак, диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10