ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алексеевскида авариядә гаепле ир-ат 55 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган

16 сентябрь 2019, 12:27 , Фото: очевидцы

Алексеевскида авариядә гаепле ир-ат 55 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган Левашево бистәсе янында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм бетон коймага бәрелгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Алексеевск районында юл һәлакәтендә гаепле машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен  күп тапкыр җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат «Хонда» автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәткә очраган. Соңгы ике елда ул хокук бозган өчен 55 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган», — дип сөйләделәр полициядә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә көндез Алексеевск — Биек Колокка юлында чит ил машинасы йөртүчесе тизлеген арттырган һәм суүткәргеч торбаның бетон коймасына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында автомобильдәге 28 яшьлек пассажир хатын-кыз хастаханәдә үлгән. Машина йөртүчене, тагын өч пассажирны (алар арасында сигез яшьлек малай да булган) авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Полициядә юл-транспорт һәлакәте вакытында барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән булганлыгын хәбәр иттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10