ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә ир-ат үз йортында чыккан янгынны сүндергәндә пешкән

16 сентябрь 2019, 10:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Яшел Үзәндә ир-ат үз йортында чыккан янгынны сүндергәндә пешкән Янгын 92 квадрат метр торак йортка һәм гаражга зыян китергән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче йортында чыккан янгынны үзе сүндерергә тырышкан һәм нык пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә Зеленая урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Янгын бинаның түбәсен чорнап алган һәм гаражга күчкән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын 92 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозудан чыккан.

Янгын аркасында 62 яшьлек ир-атның иңбашлары һәм аркасы пешкән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10