ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачлыларны "Автобабай-2019" бәйгесендә катнашырга чакыралар

16 сентябрь 2019, 05:11 , Фото: baltaci.ru

Балтачлыларны Конкурста "В" категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 24 сентябрь көнне "Автобабай-2019" район конкурсы үткәрәчәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста "В" категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10