ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Рубин” Оренбургта Россия чемпионаты матчында җиңелде

15 сентябрь 2019, 18:09 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

“Рубин” Оренбургта Россия чемпионаты матчында җиңелде Киләсе турда, 21 сентябрьдә, казанлылар Санкт-Петербургның “Зенит” командасы белән очраша.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Тәнәфестән соң беренче Россия чемпионатында Казанның “Рубин” командасы Оренбургта кыр хуҗаларына 1:2 исәбе белән җиңелде. Соңгы минутта ул хәлиткеч пенальтины ычкындырды.

“Оренбург” (Оренбург) – “Рубин” (Казан) – 2:1 (0:0). Алвеш (49), Кулишев (89 — пенальтидан) — Башкиров (53) голлар кертте. Шкофлег, Әюпов — Башкиров, Степанов, Уремович, Плиевка кисәтү ясалды.

 “Рубин": Дюпин, Степанов, Плиев, Уремович, Данченко, Башкиров (Кварацхелия, 80), Могилевец, Ташаев, Иг. Коновалов, Зуев, Марков (Кьяртанссон, 73).

Киләсе турда, 21 сентябрьдә казанлылар Санкт-Петербургта чемпионат лидеры “Зенит” белән уйнаячак. Тугыз турдан соң “Рубин” исәбендә 10 очко калды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10