ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Радий Хәбиров: Ат үрчетү тармагында алдынгылыкны бирмибез

15 сентябрь 2019, 11:46 , Фото: архив/Владимир Васильев

Радий Хәбиров: Ат үрчетү тармагында алдынгылыкны бирмибез Киләсе ике елга республикада атларның баш санын бер меңгә арттыру бурычы куелган.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров "Без ат үрчетүдә һәрвакыт көчле булдык һәм алдынгылыкны бирмәячәкбез", дип ышандыра. Бу хакта "Башинформ" агентылыгы хәбәр итте.

“Атчылык безнең өчен гади бер милли гореф-гадәт кенә түгел. Бу безнең икътисадның мөһим өлеше. Без атлар саны буенча илдә икенче урында, тармакта 50 меңнән артык кеше эшли. Әмма соңгы вакытларда ул артта кала башлады. Белгечләр җитеп бетми, хуҗалыкларның һәм ипподромнарның материаль базасы искерә. Баш саны азая, легендар башкорт атының генофонд сыйфаты да кими", - дип яза ул социаль челтәрдә.

Хөкүмәттә тармакны үстерү буенча киңәшмәдә 2020 елга нәсел эшен тәртипкә салу; әлеге тармакка кызыксындыру уяту өчен дими ат чабышлары уздыру; ат заводы тотучыларга быел дәүләт ярдәме булдыру; киләсе елга белгечләр укытуны башлау; балалар ат-спорты комплексларына ярдәм итү турында карарлар кабул иткәннәр.

Башкортстанда кымыз җитештерү илдәге тулай күләмнең 45 процентын тәшкил итә. Баш саны буенча атлар иң күбе Урал аръягында тупланган. 2018 елда республикада 121,5 мең ат исәпләнгән.

Киләсе ике елга атларның баш санын бер меңгә арттыру бурычы куелган. 2019 елда башкорт предприятиеләре һәм фермерлары ат үрчетү өчен республика бюджетыннан “2018-2020 елларга атчылык тармагын үстерү” программасы кысаларында якынча 100 млн сум алачак, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10