ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар истәлегенә парк ачылды

15 сентябрь 2019, 10:39

Кемеровода “Зимняя вишня” дүрт катлы сәүдә үзәгендәге янгында 60 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар истәлегенә “Фәрештәләр паркы” ачканнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Парк янган сәүдә үзәге урынында урнашкан. Паркның ачылышы берничә тапкыр кичектерелгән: башта 20 августтан 1 сентябрьгә, аннан соң 15 сентябрьгә күчергәннәр.

Матбугат туры барышында Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев әйтүенчә, паркны ясаучыларның максаты моны кайгы урыны итү түгел, ә “хәтер һәм көч” урыны итү булган.

“Монда, зур булмаган мәйданда барысы да булдырылды: безнең таулар һәм сыртлар, тигезлекләр дә һәм Кузбасста үсә торган барлык үсемлекләр дә бар. Без борынгы манара ясадык, ул Кузбассның башлангычын – Кузбасс кирмәнен өлешчә тасвирлый”, - диде Цивилев журналистларга.

  • Кемеровода “Зимняя вишня” дүрт катлы сәүдә үзәгендәге янгын 2018 елның 25 мартында булды. Ут кинозаллар һәм балалар өчен уен зоналары, аттракционнар урнашкан өске катта чыкты. Янгында 60 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар. Җинаять эше буенча 15 кеше кулга алынды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10