ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртиядә Советлар Союзы герое Закир Солтановка һәйкәл ачылды

15 сентябрь 2019, 12:10 , Фото: tatar-congress.org

Удмуртиядә Советлар Союзы герое Закир Солтановка һәйкәл ачылды Сугыштан соң, Закир Солтанов Свердловск өлкәсендә эчке эшләр органнарында эшли, лаеклы ялга чыккач, Херсон шәһәренә күчә.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Удмуртиянең Кече Пурга районында Советлар Союзы герое Закир Солтановка һәйкәл ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Закир Солтанов 1923 елда Кече Пурга районының Әбделмән авылында туа. Сугышка кадәр Әгерҗе ДЕПОсында слесарь булып эшли, паровозлар төзәтә, соңрак Ижевск заводында хезмәт куя. Татар клубында куела торган спектакльләрдә катнаша. 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана.

Варшава өчен сугышларда лейтенант Солтанов ике сугышчы белән Висла бозын кичеп, дошманның ут нокталарын ачыклап кайта, шул ук төндә укчы ротага юл күрсәтә, бәрелешләрдә ике танкны сафтан чыгара. Батырлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Берлинга барып җитә.

Сугыштан соң, Закир Солтанов Свердловск өлкәсендә эчке эшләр органнарында эшли, лаеклы ялга чыккач, Херсон шәһәренә күчә. Туган авылы Әбделмәндә йортлар саны санаулы гына, аның исемен йөртүче урам да бар.

Кече Пурганың беренче санлы мәктәбе Герой исемен йөртә, диварында мемориал такта бар, хәзер мәктәп ишегалдында — һәйкәле. Яшь буын да каһарман якташ турында белер һәм онытмас, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10