ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында ике урында рөхсәт ителгән тизлек 100 км/сәг була

15 сентябрь 2019, 09:50

Төбәктәге һава торышы шартларына карап, тизлек режимын арттыру сезонлы булачак.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасының ике урынында тизлек режимын сәгатенә 100 километрга кадәр арттырачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлындагы аварияләр санын һәм юл-транспорт торышын өйрәнү һәм анализлау нәтиҗәләре буенча, Татарстанның ЮХИДИ хезмәте “М-7 “Идел” магистраленә кадәр ике участокны сайлап алды. Аларда хәрәкәт шартлары тизлекне сәгатенә 100 километрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә", - диде ЮХИДИ хезмәтендә.

14 сентябрьдән башлап трассадагы 115-118 һәм 120-124 чакрымнар аралыгында җиңел машиналар өчен рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 90 километрдан 100 километрга кадәр арттырыла.

Автоюлның әлеге участокларында хәрәкәт полосалары аерылган һәм коймалар куелган. Шулай ук җир өсте кичүләре дә бар.

Төбәктәге һава шартлары үзенчәлекләренә бәйле рәвештә тизлек режимын үзгәртү сезонлы булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10