ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районы Чуваш Кичүе авылында яңа амбулатория ачылды

15 сентябрь 2019, 20:22 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы Чуваш Кичүе авылында яңа амбулатория ачылды Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина әлеге бинаны кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп төзеп чыккан оешмага рәхмәт белдерде.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкинең Чуваш Кичүе авылындагы амбулатория өчен модульле яңа бина ачылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Амбулаторияне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов катнашты. Ул республикада эшли торган программалар нигезендә авылларда зур үзгәрешләр булуын әйтте. Яңа амбулатория дә шул программаларның берсе кысаларында төзелде.
 
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина әлеге бинаны кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп төзеп чыккан “Строитель и К” оешмасы коллективына рәхмәт белдерде.
 
Амбулаториянең баш табибы Радик Вәлиев тантанага җыелган кешеләрне бина эченә кереп, яңа кабинетларны карап чыгарга чакырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10