ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама зиратындагы туганнар каберлегенә сугышта һәлак булганнар җирләнәчәк

15 сентябрь 2019, 06:26

Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган солдатларның калдыкларын "Поиск" эзтабарлар отряды тапкан.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Кама зиратында туганнар каберлеге барлыкка киләчәк. Анда Бөек Ватан сугышы вакытында Великие Луки янында барган сугышларда һәлак булган 18 солдатның калдыклары күмеләчәк, дип яза район басмасы.
 
Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган солдатларның калдыкларын 2002 елдан бирле казып алу белән шөгыльләнгән "Поиск" эзтабарлар отряды тапкан.
Андагы сугышларда катнашкан 80нче чаңгы батальоны хәрби хезмәткә республиканың төрле төбәкләреннән чакырылган ир-егетләр Казанда җыеп тупланган.
 
561 кеше арасында Түбән Кама җирендә туып-үскән егетләр дә булган. Липенка авылы янындагы сугышларда бик күп солдат батырларча һәлак булган.
 
Ул вакытта «татар батальоны» (аларны шулай атаганнар) сан буенча үзләреннән күпкә өстен булган фашистларга каршы көрәшкән. Сугыш бер тәүлеккә якын барган. Һәлак булганнарны соңыннан җирле халык җирләгән... Һәм менә ярты гасырдан соң Түбән Кама эзтабарлары сугышчыларның сөякләренең бер өлешен эзләп тапкан.
 
Аларның күбесенең туганнары да табылган – кайчагында ачыклау өчен ДНК экспертизасы кулланырга туры килгән.
 
Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, батырларның калдыклары Түбән Кама шәһәр зиратының «Мактаулы гражданнары аллеясы»нда җирләнәчәк дип белдерде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10