ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алты баласына алимент түләмәгән тәтешле хөкем ителгән

15 сентябрь 2019, 03:24

Суд аны алты ай сынау вакыты белән 4 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы прокуратурасы районда яшәүче 48 яшьлек бер кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Хөкем ителүченең 2019 елның мартыннан алып 2019 елның июненә кадәр алты баласын тәрбияләргә алимент түләүдән читләшүе судта закон нигезендә ачыкланды, дип яза район басмасы. 
 
Өстәвенә ул моңа охшаш хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителгән булган. Күрсәтелгән вакыт эчендә алимент буенча бурычы 75887 сум тәшкил итә.
 
Алимент буенча тулаем бурыч 637 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
 
Суд аны алты ай сынау вакыты белән 4 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кергән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10