ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районы Кнәз мәдәният йортында Аеклык көне акциясендә йөзләп кеше катнашкан

15 сентябрь 2019, 02:34

Акциядә катнашучылар халыкны сәламәт яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә өндәде.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Россиядә 11 сентябрь көнне "Аеклык бәйрәме" уздырыла. Тукай районы Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Волонтер" клуб берләшмәсе әгъзалары "Татарстан" совхозы бистәсе үзәгендә "Аек яшә!" дигән мәгълүмати акция үткәрде, анда йөздән артык кеше катнашты, дип яза район газетасы. 
 
Бу матур традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була. 
 
Оештыручылар поселок халкына шундый бәйрәм барлыгын белдерделәр. Акция кысаларында "Аек гаилә – балалар өчен бәхет", "Мин аек яшәү рәвешен сайлыйм", "Аек гаилә – аек Россия", "Ата-ананың аек булуы – баланың сәламәтлеге" кебек буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.
 
Яшьләрне аек тормыш рәвешенә тарту, алкогольдән саклау халык арасында негатив күренешләрне юкка чыгаруда төп бурыч. Чөнки алкоголизм социаль ятимлекнең, авыруларның күп булуының, үлемнәрнең беренче сәбәбе.
 
Акциядә катнашучылар нәкъ менә шул фикерне алга сөрделәр, халыкны сәламәт яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр. Акциядә барысы 125 кеше катнашты. Алар мондый чараларның тагын да үткәрелүен теләде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10