ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республика Авыл яшьләре уеннарының җиңүчеләре билгеле

14 сентябрь 2019, 21:41 , Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Республика Авыл яшьләре уеннарының җиңүчеләре билгеле Беренче урында Саба районы, икенчедә - Мамадыш, өчтә - Актаныш.

(Актаныш, 14 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Бүген Актанышта XI Авыл яшьләре көннәрендә 12 төр буенча да җиңүчеләр ачыкланды. Аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүләкләде.

10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта узучы XI республикакүләм Авыл яшьләре көннәре тәмамланды. 12 төр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. 
 
Гомуми баллар буенча беренчелекне Саба районы командасы яулады. Икенче урында - Мамадыш, өчтә - Актаныш командалары.
 
Җиңүче командалар медаль, мактау кәгазе, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бүләкләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.
 
Беренче урынга 300 мең, икегә - 200, өчкә 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10