ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар филармониясе скверында Айгөл Фазыйловага багышланган Хәйрия концерты узды

14 сентябрь 2019, 21:57 , Фото: Владимир Васильев

Татар филармониясе скверында Айгөл Фазыйловага багышланган Хәйрия концерты узды Чыгышыбызның мохтаҗ кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк файда китерүен телибез, ди оештыручылар.

 

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Зәринә Хуҗина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага ярдәм итү максатыннан филармония скверында хәйрия концерты уздырды.

 

“Ярдәм ул безгә көндәлек тормышта - авыру халәттә, хәтта шатлыклы вакытыбызда да кирәк. Бүгенге чарада филармониянең дүрт коллективы да чыгыш ясый”, - диде татар фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

 

 

Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, ярдәм итү теләге һәркемнең күңелендә бар, аңа вакытында дөрес юнәлеш биреп торырга кирәк.

 

“Безнең концерт - изге эш, әйләнә-тирәбездә матди көчкә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәбез. Мин моны яхшы, дөрес дип саныйм”, - дип сөйләде ТР халык инструментлары дәүләт оркестры баш дирижеры Анатолий Шутиков.

 

Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев әйтүенчә, мондый акцияләр бик мөһим. Ярдәмне оештыруда җәмәгать эшлеклеләренең роле бик зур.

 

“Шушындый зур эшнең бер өлешен башкаргач, мин каушамыйм, борчылмыйм, мин дөрес нәрсә эшләгәнемне беләм. Бары безнең чыгышыбызның мохтаҗ кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк файда китерүен телим. Хәтта ярдәм итәргә мөмкинлекләре булмаган кешеләр өчен дә монда булу, бөек сәнгать белән танышу зур бәхет”- , ди Сергей Васильев. 

Айгөл Фазыйлова яман шеш белән авыру сәбәпле, үзе исән чакта баласына яңа гаилә табуны сорап мөрәҗәгать белән чыкты. Бу чыгышыннан соң аны Малахов тапшыруына чакырдылар һәм аның язмышы хакында барлык ил белде. Татарстан Президенты да Айгөл Фазыйловага ярдәм итәргә йөкләмә бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10