ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рамил Төхфәтуллин «Бердәм Россия» сәяси советында мәдәният министрын алыштырачак

14 сентябрь 2019, 17:13 , Фото: Салават Камалетдинов

Рамил Төхфәтуллин «Бердәм Россия» сәяси советында мәдәният министрын алыштырачак «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе төбәк бүлеге җитәкчелегендә кадрлар ротациясе үткәрде.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе төбәк бүлеге җитәкчелегендә кадрлар ротациясе үткәрде. Партия җитәкчелеген яңартуның мәҗбүри процедурасы кысаларында берьюлы ике министр җитәкчелектән чыгарылды. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев аларның урынын биләячәк кешеләрнең фамилияләрен атады.

«Кадрлар ротациясе — нормаль процесс, без бу кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез һәм алар белән актив эшчәнлекне дәвам итәрбез дип өметләнәбез», - диде Кондратьев. Ул сәяси советтан ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева, Чистай шәһәреннән партиянең беренчел бүлеге секретаре Светлана Дитарова һәм Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовның чыгарылачагын игълан итте.

Алга таба «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе партиянең төбәк сәяси советындагы яңа кандидатларны атады. Алар арасына Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Рамил Төхфәтуллин, «Бердәм Россия» партиясенең Аксубай районындагы беренчел бүлеге секретаре Фәһимә Кәбирова, гражданнар инициативаларына ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Юлия Манина, Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгын контрольдә тоту өлкәсендә төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов һәм Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев керде.

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды. Аның эшендә партия активистлары, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Президенты Аппараты һәм республика Хөкүмәте вәкилләре катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10