ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яшел Үзәндә төшерелгән "Су Анасы" фильмы Анапада җиңү яулаган

14 сентябрь 2019, 19:31

Фильмны Россиядә генә түгел, Казахстан, Вьетнам һәм Кытайда да карарга мөмкин.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында төшерелгән «Су анасы» фильмы Анапа шәһәрендә узган «Киношок» фестивалендә иң яхшы балалар фильмы булып танылды. Бу хакта район газетасы яза. 
 
  • 2018 елда А.Барыкин кинокомпаниясе «Ника» фонды белән берлектә, К.Насыйри һәм Г.Тукай әсәрләре буенча, тулыметражлы фильм-әкият төшергән иде. ТР Президенты ярдәме белән барлыкка килгән картина быелның мартында прокатка чыкты.
 
Август аенда исә кинофестивальдә катнашып, җиңү яулады. Фильмны күпләр үз итте. Аны Россиядә генә түгел, Казахстан, Вьетнам һәм Кытайда да карарга мөмкин.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10