ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Моношәһәрләрне үстерү фонды Чаллыда җитештерүне киңәйтүгә процентсыз займ бирде

14 сентябрь 2019, 20:44 , Фото: shahrichalli.ru

Моношәһәрләрне үстерү фонды Чаллыда җитештерүне киңәйтүгә процентсыз займ бирде 199,7 млн сум күләмендә процентсыз займ бирү турындагы килешү имзаланды.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм предприятиенең үз акчалары хисабына махсус якланган автомобильләр җитештерү күләмнәрен арттырачак. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.

РФ моношәһәрләре белән «Ремдизель» акционерлык җәмгыяте арасында еллык 0% белән 199,7 млн сум күләмендә процентсыз займ бирү турындагы килешү имзаланды. Проектның гомуми бәясе 249,6 млн сум тәшкил итә. Аны гамәлгә ашыру предприятиедә өстәмә рәвештә 18 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
 
Килешү кысаларында «Тайфун» сериясенең махсус билгеләнештәге автомобильләрен җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирүче заманча, югары технологияле производство булдыру күздә тотыла. 
 
Әлеге машиналар оборона бурычларын үтәү өчен билгеләнгән, алар арасында шәхси состав, хәрби йөк ташу, шулай ук батальон медицина пункты машиналары буларак кулланыла ала. Бу инвестпроектны гамәлдәге җитештерү базасында тормышка ашыру планлаштырыла.
 
Моношәһәрләрне үстерү фонды 2014 елда Россия моношәһәрләре үсешен тәэмин итү буенча бурычларны гамәлгә ашыру өчен РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе тарафыннан оештырылды. Фондның миссиясе-социаль-икътисадый үсешне тотрыкландыру өчен шәһәрләр икътисадын диверсификацияләүдә һәм инфраструктураны үстерүдә ярдәм итү.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10