ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш волейболчылары Авыл яшьләре уеннарында беренче урын алды

14 сентябрь 2019, 15:23 , Фото: Энҗе Габдуллина

Актаныш волейболчылары Авыл яшьләре уеннарында беренче урын алды Актанышлыларның 10 елдан артык республика бәйгеләрендә җиңгәне булмаган.

(Актаныш, 14 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). XI авыл яшьләре көннәрендә волейбол буенча Актаныш ир-атлар командасы беренчелекне яулады. 

Бүген Актанышта XI  авыл яшьләре уеннарының соңгы көне. Кискен барган ярышта Актанышның волейбол буенча ир-атлар командасы җиңеп чыкты. 
 
 
 
Актанышлыларның волейбол буенча республика бәйгеләрендә 10 елдан артык җиңү яулаганы булмаган. 
 
Икенче урынны - Мамадыш, өченчене - Саба районы командалары яулады. 
 
Җиңүчене баллар саны буенча билгеләделәр. Финал уеннарында өч призер да берешәр тапкыр җиңгән һәм җиңелгән иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10