ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазы велосипедчылары 20 чакрым ераклыкка йөрү буенча ярыш оештырган

14 сентябрь 2019, 23:20 , Фото: yutazy.ru

Ютазы велосипедчылары 20 чакрым ераклыкка йөрү буенча ярыш оештырган Велойөрешкә чыккан бер йөздән артык кеше арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, мәктәп укучылары да шактый иде.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы күләмендә велосипед спортын яратучылар чираттагы тапкыр үз хәзерлекләрен сынады. Урыссудан алып Ютазы авылына кадәр сузылган трасса 20 чакрым араны тәшкил итте, дип яза район басмасы. 
 
Солнечный микрорайонының “Яңарыш” паркы янында билгеләнгән старт сызыгына җыелган велосипедчыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм үзе үк велойөрешкә чыккан ютазылылар марафонын җитәкләде. Велойөрешкә чыккан бер йөздән артык кеше арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, мәктәп укучылары да шактый иде. 
 
Урыссудан алып Ютазы авылына кадәр сузылган трасса 20 чакрым араны тәшкил итте. Финиш сызыгы – Ютазы мәктәбе. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Массакүләм спорт чарасы зур оешканлык белән узды.
 
Шунысы шөкер, билгеләнгән дистанциядән чыгучы булмады, арттан озата барган ашыгыч ярдәм машинасына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Ютазы районы велосипедчылары бер дигән физик хәзерлек күрсәтте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10