ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенең туган көнен үткәрделәр

14 сентябрь 2019, 22:07 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенең туган көнен үткәрделәр Инвалидлар оешмасының бәйрәменә чирмешәнлеләр генә түгел, Чистайдан һәм Яңа Чишмәдән дә кунаклар килде.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенең туган көнен үткәрделәр, дип яза район басмасы.  
 
Инвалидлар оешмасының бәйрәменә чирмешәнлеләр генә түгел, Чистайдан һәм Яңа Чишмәдән дә кунаклар килде. Бирегә килүчеләр өчен дөньяга чыгу, аралашу, хәлдән килгәнчә спорт уеннарында катнашу чынлап та шатлыклы вакыйга. Юбилярларны һәм килгән кунакларны  район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов сәламләде.
 
"Сез - көчле рухлы, яшәү энергиясе ташып торган актив кешеләр, күп кенә тормыш мәсьәләләрендә сау-сәламәтләргә үрнәк булып торасыз", - диде ул.
Габдерәшит Мөдәррис улы буш кул белән килмәгән, җәмгыять рәисенең хезмәтен олылап һәм юбилейлары белән котлап, акчалата сертификат тапшырды.
 
Район инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеге, аны Мәдинә Талипова җитәкләгәч, җанланып китте дияргә була.Тынгысыз, тиктормас Мәдинә Шәфигулла кызы һәм аның ярдәмчесе Ирина Митяева инвалидлар өчен төрле чаралар оештыралар, район, республика ярышларында катнаштыралар, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәләр.
 
Иҗтимагый оешманың матди мөмкинлекләре булмаса да, бик авыр хәлгә калганнарга ярдәм итә, юбилярларны да бүләкли. Бүген дә инвалидлар җәмгыяте эшендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта актив катнашучыларның исә бүләк һәм Мактау грамоталары белән күңелләрен үсендерделәр.
 
Чарага йөзләп кеше чакырылган иде. Район мәдәният йортының иркен спорт залында һәркем күңеленә якын шөгыль тапты: берәүләр шахмат-шашка куелган өстәлләр тирәсенә җыелдылар, башкалар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә яхшы таныш “джакколо”, “новус”, “шаффлборд” уеннарында көч сынаштылар, кул көрәштереп беләк көчен сынаучылар да табылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10