ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алексей Учитель Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча кино төшерү хокукын алды

14 сентябрь 2019, 12:09 , Фото: Султан Исхаков

Алексей Учитель Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча кино төшерү хокукын алды Фильмның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы билгеле түгел, әле режиссер белән килешү генә имзаланган, диде язучы.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Режиссер Алексей Учитель Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча фильм төшерү хокукын алды. Фильмның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы билгеле түгел, әле режиссер белән килешү генә имзаланган, диде язучы Гүзәл Яхина «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.

«Мин режиссер Алексей Ефимович Учительнең «Дети мои» романы буенча кино төшерергә теләк белдерүенә бик тә шат, аңа шундый хокук бирелде. Әлегә бернинди сроклар да билгеләнмәгән. Бары тик режиссерның иҗади планнары гына бар», - диде язучы Гүзәл Яхина.

«Әйе, килешү имзаланды, кино төшерү планы бар. Фильмда немец актерлары уйнаса, бик тә яхшы булыр иде, чөнки романның бөтен геройлары да – немецлар. Без бу хакта фикер алыштык инде», - дип сүзен йомгаклады ул.

Хәзерге вакытта Алексей Учитель Виктор Цой турында фильм төшерә, алга таба ул Шостакович хакында картина эшләргә ниятли. Бары тик шуннан соң гына «Дети мои» фильмына чират җитәчәк.

Язучы Гүзәл Яхина белән интервью sntat.ru сайтында иртәгә, 14 сентябрьдә дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10