ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Новосибирскиның «Мирас» татар вокаль ансамбленә солистлар җыялар

14 сентябрь 2019, 12:32 , Фото: tatar-congress.org

Новосибирскиның «Мирас» татар вокаль ансамбленә солистлар җыялар Өстәмә мәгълүматны 8-913-204-01-27 телефоны буенча алырга мөмкин.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Новосибирскиның «Мирас» татар вокаль ансамбленә 7 яшьтән алып 38 яшькә кадәрге (төрле төркемнәргә) солистлар җыялар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ансамбль һәм аның солистлары – өлкә күләмендәге, төбәкара бәйгеләрнең лауреатлары һәм дипломантлары, күп кенә концерт һәм фестивальләрнең даими катнашучылары.

Ансамбльнең җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гыйндулина.

Тыңлаулар якшәмбе көнне, 15 сентябрьдә, 12.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Новосибирск шәһәре, Селезнев урамы, 46, «Евразия» концерт-театр үзәге (элеккеге «Строитель» Мәдәният йорты), 311нче бүлмә.

Өстәмә мәгълүматны 8-913-204-01-27 телефоны буенча алырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10